Шуңа бәйле рәвештә күчмә составның эше эш көннәрендә 40%-ка кадәр чикләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 80%-ка кимегән. Шуңа бәйле рәвештә күчмә составның эше эш көннәрендә 40%-ка кадәр чикләнде, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә вирус таралуны булдырмау чаралары дәвам итә: транспорт чаралары салоннары, метро вагоннары һәм метрополитен станцияләре дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге контрольдә тотыла, ә кондуктор составына һәм метрополитен станцияләре хезмәткәрләренә битлекләр, медицина перчаткалары һәм кул өчен антисептиклар бирелгән.
«Кабул ителгән чаралар һәм үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә хәрәкәт итүне тыю җәмәгать транспортында пассажирлар агымын 80%-тан артыкка киметүгә китерде, - диде И.Шакиров. - Күчмә составның саны эш көннәрендә 40%-ка кадәр чикләнде».
Урам-юл челтәре буйлап урнашкан барлык муниципаль парковкалар 30-нчы марттан бушлай эшли, дип өстәде спикер. Шәһәр халкын үзизоляция режимы кагыйдәләрен үтәргә һәм яшәү урынын җитди сәбәпләрсез калдырмаска чакыралар.