Бер рейста автобус, трамвай яки троллейбус бары тик 27 кешене генә илтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казанда 2-нче апрельдә җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 7 тапкырдан күбрәккә кимеде. Әгәр автобусларда, троллейбусларда, трамвайларда һәм метрода үз-үзен изоляцияләү режимы кертелгәнче тәүлегенә 808 меңнән артык пассажир йөргән булса, кичә җәмәгать транспорты белән 100 меңнән аз гына артык кеше файдаланган. Бу үзизоляция режимы кертелгәннән бирле минималь күрсәткеч булып тора һәм гадәти периодтагы пассажирлар санының бары тик 14%-ын гына тәшкил итә, дип хәбәр итә Казан транспорт комитеты.
Комитет статистикасы ким дигәндә «бару-кайту» юлын үткән пассажирларны исәпкә алганлыктан, иҗтимагый транспорттан файдаланган кешеләрнең реаль саны 45 меңгә якын тәшкил итә. Уртача алганда автобус, трамвай яки троллейбус маршрутның башлангыч ноктасыннан алып ахыргы ноктасына кадәр бары тик 27 кеше генә бара.
Метрода пассажирлар агымы 11 тапкыр, җир өсте транспортында - 7 тапкыр кимеде. Пассажирлар агымының иң күп күләмдә кимүе дүшәмбедән, 30-нчы апрельдән башланды, көн саен пассажирлар саны 20%-ка кимеде.
Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы мәгълүматлары буенча, юлларда хәрәкәт ешлыгы бер ай эчендә 55%-ка кимегән.
Исегезгә төшерәбез, 25-нче мартта, коронавирус таралуын булдырмау өчен, Россия Президенты Владимир Путин 28-нче марттан 5-нче апрельгә кадәрге вакытны эшләми торган атна дип игълан итте. Шуннан соң бөтен Татарстан буенча мәҗбүри изоляция режимы кертелде. Кичә дәүләт башлыгы Россиядә эшләми торган көннәр апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде.