Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2023, 09:36

Казан аэропортында пассажирлар агымы язгы-җәйге чорда 30% ка арткан

Һава аланы хезмәтләреннән 3,5 миллионга якын пассажир файдаланган

Фото:  Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). 26 нчы марттан 28 нче октябрьгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты 3 млн 495 мең 9 кешегә хезмәт күрсәтте, бу бер ел элек булган чорга караганда 30% ка күбрәк. Бу хакта һава аланының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аэропорт барлыгы 28 мең 526 рейска хезмәт күрсәткән. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 18% ка арткан.

«Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы үсеше 19,9% тәшкил итте, 2 млн 490 мең пассажирга хезмәт күрсәтелде. Иң популяр юнәлешләр арасында Санкт-Петербург (+15%), Сочи (+23%), Минераль Сулар (+50%), Новосибирск (+47%) һәм Махачкаланы (+106%) аерып әйтергә мөмкин. Калининград даими рәвештә зур популярлык белән файдалана (+4%). Традицион рәвештә Мәскәүгә рейсларга ихтыяҗ зур (+2,3%) саклана», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Халыкара юнәлешләрдә дә ташу күләме 68,9% ка арткан.

Ерак чит илләрнең иң популяр юнәлешләре Анталья (+46%), Истанбул (+67%), Дубай (+79%) һәм Хургада (+735%) булган. БДБ илләре шәһәрләре арасында иң зур үсешне Сәмәрканд (+618%), Астана (+329%), Алма-Ата (+215%), Баку (+159%) һәм Ашхабад (+130%) күрсәткән.

Пассажирлар агымының шактый үсеше күп очракта маршрут челтәрен киңәйтү һәм булган юнәлешләрдә рейслар санын арттыру буенча үткәрелгән эш нәтиҗәсендә ирешелгән, дип билгеләп үттеләр аэропортның матбугат хезмәтендә.
Барлык яңалыклар