В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның эше 29 нчы ноябрьдә туктатылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Салкыннар башлану сәбәпле, Аракчино – Югары Ослан Идел аша паром кичүе ябыла. Аның эшен 29 нчы ноябрьдә туктатачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда боз кату процессы дәвам итә. Республикада яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен су объектларында 10 коткару посты урнаштырылачак, шул исәптән Казанда.