В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу атнада волонтерлык проектының йомгаклау очрашуы узачак
Бу шимбәдә, 23 августта, «Парк геройлары» проектының икенче сезонының йомгаклау очрашуы узачак.
Волонтерларга Һади Такташ урамындагы фиточистарту корылмалары өслегеннән ләмне алып куярга кирәк булачак. Катнашучыларга үзләре белән уңайлы кием һәм резин итекләр алырга тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
«Парк геройлары» проектының икенче сезонында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен сылтама яки Добро.РФ сайтында теркәлү узарга кирәк.
Башлана – 10:00 сәгатьтә.
Әйтергә кирәк, биремнәрне үтәгәндә, катнашучылар баллар туплый ала. Җәй азагында иң актив волонтерлар призлар алачак, дип хәбәр итә парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, өмә узган шимбә «Весна» ТКсы янындагы паркта узды. Анда 17 «парк герое» Нокса елгасының яр сызыгын чистартты, коры үсемлекләрне, чүп-чарны һәм агач үсентеләрен җыештырды.