Журналистларның сорауларына шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Kravt Group компаниясенең идарәче партнеры Валерий Кравцун җавап бирде.
Фото: Марат Мугинов
«Бу территория бик мөһим, анда хаталар ясарга ярамый. Аның буенча вак кисәкләр белән генә эш барып чыкмый, территорияне үстерүнең баланслы концепциясе булырга тиеш», – дип ассызыклады Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Архитекторлар алдында бик катлаулы бурыч тора, дип билгеләп үтте ул: аларга мөмкин булган барлык ракурслардан территорияләр өчен җәлеп итүчән образ булдырырга кирәк. Игътибар функциональлеккә генә түгел, тышкы кыяфәткә дә юнәлтеләчәк. «Конкурсантларга Казансу акваториясе панорамасына гармонияле кертелгән танылган, кабатланмас архитектура силуэты формалаштырырга кирәк. Икенче момент – барысын да Горизонтлар паркы белән бәйләргә кирәк. Проект аның белән гармонияле рәвештә туры килергә һәм үзара үрелергә тиеш. Өченчесе – Orchestra бюросы эшләнгән концепция белән бәйләүдә өзлексез яр буен тәэмин итү, ул һичшиксез бөтен кеше өчен мөмкин булырга тиеш. Концепциядә яр буе каралган, шуңа күрә без моңа басым ясыйбыз. Дүртенчесе – Казанның үзенчәлеген чагылдырырга кирәк, чөнки шәһәр күпмилләтле, күптөрле. Моны архитектурада күрсәтергә тырышырга кирәк», – дип аңлатты И.Төхвәтуллина.
Конкурсның заказчысы буларак «Ривьера» сәүдә-күңел ачу комплексының яңа хуҗасы «Таткравтинвест» компаниясе чыкты. Гомуми приз фонды 8,1 млн сум тәшкил итәчәк.
«Элегрәк без шәһәргә бу территорияне үстерү буенча берничә карар тәкъдим иттек. Җаваплылыкны һәм урынның мөһимлеген аңлап, хәзер без аны үстерү буенча ачык халыкара архитектура конкурсын уздыру тәкъдиме белән чыктык. Безне хуплауларына шатмын. Нәкъ менә шундый алым халыкара стандартларга җавап бирәчәк искиткеч концепция алырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз», – дип сөйләде Kravt Group компаниясенең идарәче партнеры Валерий Кравцун. Ул шулай ук Казан Мэры Илсур Метшинга конкурсның жюри составын җитәкләүне сорап мөрәҗәгать итүен ассызыклады.
Хәзерге вакытта конкурсны оештыручылар жюрига Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә танылган архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләрен кертү турында сөйләшүләр алып бара. Әлегә, билгеле булганча, жюрида катнашуларын Мәскәү архитектура советы әгъзасы, Мәскәү архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе (IAA) академигы Сергей Скуратов, ландшафт архитекторы, Француз ландшафт архитекторлары Федерациясенең экс-президенты Мишель Пена, Россия Архитекторлар берлеге президенты, Мәскәү архитектура советы әгъзасы, Россия Сәнгать академиясе академигы Николай Шумаков, «Мәскәү шәһәренең Шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ директоры Динә Саттарова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов раслады.
«Парк һәм җәяүле яр буе өстенлекле булачак. Теләсә нинди корылмалар суга түгел, ә юлга якын тупланырга тиеш. Бердәм линия ясау һәм паркны дәвам итү бик мөһим, хәтта күп функцияле комплекс каршында да», – дип ассызыклады В.Кравцун һәм конкурс документациясе шартлары буенча торак төзелеше каралмаган, дип билгеләп үтте.
Брифингта булганнан соң, хәбәрчеләрнең берсенең соравына җавап биреп, ул болай диде: «Ни өчен сез безне һәркайда биек йортлар тыгарга телибез дип саныйсыз? Мондый алым хәзер хәтта каралмый да. Ул вакытсыз һәм хәтта икътисади яктан да максатсыз. Без аңлыйбыз, безнең проектның уңышы шул исәптән аның әйләнә-тирә мохиткә никадәр гармонияле кертеләчәгенә дә бәйле».
И.Төхвәтуллина аңлатканча, сүз бер бина турында түгел, ә объектлар комплексы турында барачак, алар арасында кунакханәләр, офислар, сәүдә объектлары, кунакханә сервис резиденцияләре. Төзелешләрнең максималь биеклеге - 85 метр, алар «Берег» торак комплексыннан югарырак булмаска тиеш. Конкурста катнашуга Россия һәм чит ил архитекторлары, шәһәр төзүчеләре, профессиональ архитектура бюролары һәм остаханә яки консорциумнар чакырыла. Гариза бирү кампаниясе һәм катнашучыларны теркәү 1-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс проектларын кабул итү – 24-нче июньгә кадәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны 30-нчы июньдә игълан итәчәкләр.