В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәмәгать пространствосы территориясендә төзелеш эшләре бара.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанда «Черек күл» паркы 18-нче октябрьгә кадәр килүчеләр өчен ябык. Җәмәгать пространствосы территориясендә төзекләндерү эшләренең өченче чираты кысаларында төзелеш эшләре алып барыла, аерым алганда, үзәк аллеяларда өслекләрне һәм йөгерү юлларын яңарталар.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә чикләүләргә аңлап карарга һәм киртәләргә кермәскә чакыралар, чөнки бу куркынычсыз түгел.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында «Черек күл» паркын төзекләндерүнең өченче этабына керештеләр. Парк мәдәни мирас объекты һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле статусына ия. Төзекләндерү буенча төп эшләр проектыннан тыш, үсемлекләрне күпьеллык һәм матур чәчәк атучы төрләргә алыштыру буенча махсус дендроплан эшләнде.