В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараның хедлайнеры Фирдүс Тямаев булачак.
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль республика һәм бөтен Идел буе халыкларының киң даирәсенә юнәлдерелгән, шуңа күрә әлеге чараны онлайн-режимда күзәтеп була, дип сөйләде Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. Аның сүзләренә караганда, узган ел фестиваль 15 мең тамашачыны җыйган, аларның 3 меңе программаны интернет буенча караган.
Фестивальдә Татарстан, Чуашия, Удмуртия, Мордовия һәм Мари илләреннән танылган халык коллективлары чыгыш ясаячак. «Фестиваль республиканың мәдәни тормышында кызыклы вакыйга булачак. Без коллективлардан барлык милләт вәкилләренә кызыклы булырлык итеп чыгышлар программасы төзүне сорыйбыз», – дип билгеләде Ирек Шәрипов.
Фестиваль вакытында Кремль ярында милли костюмнар парады узачак, теләге булган һәркем аңа кушыла ала. Парад милли костюм көненә багышланачак, дип хәбәр итте фестивальнең режиссеры Гөлназ Шәрипҗанова.
Көн дәвамында яр буенда халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет һәм Татарстанның традицион конфессия мәйданчыклары эшләячәк. «Мәдәниятләр мозаикасы» – бөтен гаилә белән катнашырга кирәк булган фестиваль. Биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен күңел ачу чаралары оештырылачак», – диде Гөлназ Шәрипҗанова.
Бәйрәмдә фуд-кортта тәкъдим ителгән милли ризыклар белән сыйланырга мөмкин булачак. Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, узган ел фестиваль кунакларына Удмуртия пәрәпәчләре аеруча ошаган, аларны 3 мең порциядән артык сатып алганнар.
Шулай ук халыкны бай концерт программасы көтә, анда Татарстан халыклары ассамблеясы һәм дуслык йорты, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы коллективлары һәм күрше төбәкләрдән чакырылган артистлар катнашачак. Фестиваль тамашачылары өчен Чуашстаннан Августа Уляндина, Удмуртиядән «АйКай» дәүләт ансамбле, Марий Элдан «Чоным Почын Мурена» чыгыш ясаячак, Самарадан «Волга-фолк Бэнд» һәм Zakaria төркемнәре рус фолкын тәкъдим итәчәк. Концерт Фирдүс Тямаевның ике сәгатьлек чыгышы белән тәмамланачак.
Чараның партнерлары – «Европа-Азия» халыкара яңа музыка фестивале һәм Татарстанның «Китап радиосы» радиостанциясе дә үз чыгышларын тәкъдим итәчәк. Алар «Мәдәниятләр мозаикасы» тамашачыларына Казан һәм Калмыкия артистлары номерларын әзерләячәк.
Фестиваль мәйданчыклары 14:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк, ә чараның тантаналы ачылышы 15:00 сәгатьтә була. Фестивальгә керү ирекле.