Республика клиник наркология диспансеры ата-аналарны әтинең гаиләдәге мөһим роленә багышланган ачык очрашуга чакыра
12 апрель көнне Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар өчен ачык очрашу узачак, анда гаиләдә әтинең роле турында фикер алышачаклар.
РКНД психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева әтинең гаиләгә һәм бала үсешенә нинди йогынты ясавы турында эксперт фикере белән уртаклашачак, яхшы ата булу өчен практик киңәшләр бирәчәк. Шулай ук очрашуда ата-аналар бала белән аралашудагы кыенлыкларны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәшләр алачак, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Сеченов урамы, 6 нчы йорт, д корпусы (3 кат, чарлак) Катнашу түләүсез, ләкин сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.