Барлык эшләр 30-нчы декабрьгә кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Хәзерге вакытта Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында төзекләндерү эшләре бара. Һәйкәлне реставрацияләү һәм үзгәртү эшенә халык социаль челтәрләрдә игътибар итте. Казанлылар монументның яңа кыяфәте, нәкъ менә алтын төсе турында борчылуларын белдерделәр. Әмма, Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, һәйкәл үзенең беренче табигый бронза төсенә кайтачак, барлык реставрация эшләре ел ахырына тәмамланачак.
Бронза һәйкәлне бөтен дөньяда кулланыла торган сакчыл технологияләр ярдәмендә чистартканнар инде. Әйтик, һәйкәлне башта махсус эремә белән эшкәрткәннәр, шуннан соң кысылган һава ярдәмендә җыелган пычракны бетергәннәр. Шуннан соң һәйкәл үзенең беренче табигый бронза төсенә әйләнеп кайтачак.
Шулай ук объектта ремонт эшләре исемлегенә гранит киң форматлы плитәләрне һәм постамент ташларын күчерү, постамент нигезләрен ныгыту һәм ватылган плитәләрне алыштыру керә. Барлык эшләр 30-нчы декабрьгә кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла. Проектлаучы һәм төзекләндерү эшләренең подрядчысы булып «Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе» акционерлык җәмгыяте махсуслаштырылган оешмасы тора.
Барлык эшләр дә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контроле астында уздырыла.