Ул Жуковский урамындагы 9-нчы номерлы бинада урнаштырылды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казанда Жуковский урамындагы 9-нчы номерлы бинада Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга истәлек тактасы урнаштырылды. Мемориаль тактаны ачу тантанасы кичә узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.
Истәлек тактасында: «2005-2011 елларда бу йортта Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәгән», – диелгән. Язма рус һәм татар телләрендә язылган.
Фәнис Яруллин (1938-2011) – татар шагыйре, прозаик һәм драматург, 46 китап авторы. «Җилкәннәр җилдә сынала», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы» әсәрләре һәм «Җан авазы», «Нәсел агачы» шигъри әсәрләре авторга дан китерде.
1978 елда «Сулыш» һәм «Аерылмас дустым» шигырь җыентыклары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге республика премиясе тапшырылган, ә 1995 елда аның «Җан авазы» китабы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.
2001 елда Фәнис Яруллинга «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелә. 1984 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен язучы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре була, ә 1988 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.