В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль такта Вахитов районындагы торак йорт фасадында урнаштырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Казанда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Лихачев истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул Вахитов районындагы торак йортның фасадында урнашачак: Чехов урамы, 53. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Анда рус һәм татар телләрендә түбәндәгеләр язылачак: «Бу йортта 1993-1998 елларда галим, дипломат, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Николаевич Лихачев (1952-2019) яшәгән».
Василий Лихачев 1991-1995 елларда – ТР вице-президенты, 1995-1998 елларда – ТР Дәүләт Советы рәисе вазыйфасын башкарган. Ул 2019 елның апрелендә вафат булган һәм Арча зиратында җирләнгән. Мемориаль такта урнаштыру тәкъдиме белән Татарстан парламенты чыгыш ясады.