Июнь аенда Согуд Гарәбстанында ваба белән авыруның 13 очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). 4 августта Казаннан Согуд Гарәбстанына беренче төркем хаҗилар чыга. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хаҗиларны инфекцион авырулар турында кисәтә һәм кисәтү чараларын күрергә чакыра.
Искәртергә кирәк, Татарстан мөселманнарына 1800 урынга квота бүленгән, беренче төркемдә Мәккә һәм Мәдинәгә 49 кеше бара.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе игътибар иткәнчә, июнь аенда Согуд Гарәбстанында Йәмән белән күрше Җизан районында ваба (холера) белән авыруның 13 очрагы теркәлгән, ә Йәмәннең үзендә – 1 миллионнан артык. Башка инфекцион авырулар белән дә киеренке хәл күзәтелә – дөньяның 32 илендә Якын Көнчыгыш респиратор синдромының коронавирусы белән йогышлануның 2,2 мең очрагы теркәлгән, барлык авыруларның 82% Согуд Гарәбстанында ачыкланган.
Хаҗга баручыларга шәхси куркынычсызлык һәм гигена чараларын үтәргә, авыру кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә киңәш ителә. Авыру билгеләре (югары температура, ютәл, төчкерү, тимгел һ.б.) сизелсә, кичекмәстән медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россиягә Согуд Гарәбстаныннан кайткан кешеләр артыннан 21 көн дәвамында медицина күзәтүе урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомство.