Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2024, 17:20

Якты күлне ике мең карп чистартырга ярдәм итәчәк

Балыклар экологик акция кысаларында җибәрелде

Якты күлгә 2 мең карп җибәрделәр. Экологик акциядә Залесный бистәсендә яшәүчеләр һәм «Олимпиец» ТИҮ вәкилләре катнашты.

Карплар – сулыкларның санитарлары, алар күл төбендәге ләм белән туклана һәм шуның белән аны пычрактан чистарта алалар. Бу соңыннан начар истән котылырга мөмкинлек бирәчәк, ә су үтә күренмәле булачак.

Бу чара Залесный бистәсендә күркәм традициягә әверелде. Аны ел саен үткәрәләр. «Олимпиец» ТИҮ җитәкчесе Роберт Латыйпов билгеләп үткәнчә, бу инициатива нәтиҗәсендә сулык һәр ел саен чистара бара, мәсәлән, быел биредә ләм юк диярлек.

Якты күл өчен балыклар «Кайбыч балык хуҗалыгы» АҖеннән алынды. Кыш көне карплар кислород җитмәүдән үлмәсен өчен, белгечләр бозда тишекләр ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, казанлылар Зөбәрҗәт күлендә өмә вакытында 800 килограммнан артык чүп-чар җыйдылар. «Экология» милли проектының «Россия суы» акциясе кысаларында җыештыруга 300 дән артык кеше кушылды.

Барлык яңалыклар