Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 15:38

Казанда йортларны җыештыруда катнашкан кешеләрне бүләкләячәкләр

ТР башкаласында «Шәһәргә ярдәм ит» акциясе уза – анда катнашучылар тротуарларны һәм тукталышларны кардан чистарталар

Фото: Денис Гордийко

Казанда начар һава торышы вакытында ишегалларында кар җыярга чыккан кешеләрне бүләкләү турында карар кабул ителде. Шәһәрлеләргә территорияләрне яшелләндерергә, кечкенә архитектура формаларын урнаштырырга ярдәм итәчәкләр, ә иң чиста ишегалды кар җыю техникасын алачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында кар җыю буенча штаб утырышында билгеле булды.

«Буран» планы гамәлдә булган чорда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында көн саен юлларны җыештыруда һәм карны чыгаруда 250 берәмлек махсус техника һәм 70 ләп эшче катнашкан. Чыгарылган явым-төшемнең гомуми күләме 112 мең тонна тәшкил итә. Юлларны һәм урамнарны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 1718 тонна ком һәм 540 тонна реагент кулланылган.

«Социаль объектларга һәм контейнер мәйданчыкларына керү юллары, шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары тулысынча чистартылган», – дип ышандырды район администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.

Ул бүгенге көндә 1104 ишегалды, 329 авыш түбә кардан чистартылган дип өстәде. Көн саен йорт территорияләрен җыештыруда 659 эшче, 75 берәмлек махсус техника һәм 38 кече механизация машинасы җәлеп ителгән. Буран вакытында районнарда йорт яннарын җыештыруга халык та чыккан. Аларны махсус билгеләп үтәргә планлаштырабыз – кечкенә архитектура формаларын урнаштыруда һәм яшелләндерүдә ярдәм итү планлаштырыла. Моннан тыш, администрация иң чиста ишегалды исеме өчен конкурс үткәрәчәк – җиңүчегә кар җыю машинасы бүләк ителәчәк.

Вахитов һәм Идел буе районнарында тәүлек әйләнәсе диярлек 310 юл эшчесе һәм 425 берәмлек техника эшли, шул исәптән 200 дән артыгы арендага алынган. Кар яуган вакытта Вахитов һәм Идел буе районнарында көн саен кар чыгару ике тапкырдан артыкка арттырылган. Ике атна эчендә кар эретү станцияләренә һәм коры чүплекләргә 180 мең тоннадан артык кар чыгарылган – 2023 ел күләменең яртысыннан артыгы.

Эш идарәче компанияләр көче белән дә алып барыла, алар җыештыруда катнашкан техника санын ике тапкыр арттырган. «Бу атнада кар яву сәбәпле, шулай ук температура үзгәргәнгә, ишегалларында кар көртләре барлыкка килде, территорияләрне җыештыру буенча кабат план төзелде», – дип билгеләп үтте район администрациясе башлыгы Альберт Салихов.

Альберт Салихов игътибар иткәнчә, кар җыю эшен яхшырту өчен чатлар аша халыкка территория һәм ишегалларын җыештыру турында хәбәр итәргә, шулай ук йөк техникасы өчен отстойниклар оештырырга кирәк.

Кышкы сезон башланганнан бирле Киров һәм Мәскәү районнары территорияләреннән 193 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шуларның 105 мең тоннасы – соңгы 15 көндә. Кар чистартуга 200 эшче һәм 231 берәмлек техника кулланылган, шуларның 131 е өстәмә җәлеп ителгән. Моннан тыш, «Буран» планы гамәлдә булган вакытта бозлавык белән көрәшү өчен 4 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 737 тонна реагент сарыф ителгән.

«Бүгенге көндә 1272 йорт (1393 йорттан), 500 авыш түбә чистартылган. Ишегалларын җыештыруга көн саен 552 эшче, 22 берәмлек махсус техника, ике берәмлек кече механизация җәлеп ителгән, тагын 17 машина өстәмә кулланылган. Моннан тыш, 32 йортта яшәүче 387 кеше йортларны чистартуда ярдәм күрсәтте», – дип сөйләде район администрациясе башлыгы Сергей Миронов.

Казанның Совет районында юлларны һәм ишегалларын җыештыру өчен көненә уртача 308 берәмлек техника чыккан, 253 юлчы һәм 409 җыештыручы җәлеп ителгән.

«Соңгы ике атнада 130 мең тоннадан артык кар чыгарылды, гыйнвар аенда гына да узган кыштагы кебек күләмдә кар җыелды», – дип билгеләп үтте район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев. Ул өстәп әйткәнчә, бүгенге көндә контейнер мәйданчыкларына керү юллары чистартылган.

Сәүдә мәйданнары хуҗалары белән дә эш алып барыла. Мәсәлән, җәмәгать иминлеге мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре карны вакытында җыештырмаган өчен 105 беркетмә төзегән.

Фото: Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар