Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2024, 16:51

Сөембикә ханбикә сурәтләнгән картина, реставрациядән соң, ТР Милли музеенда тәкъдим ителде

XVIII гасыр парсунасы Казан ханлыгы чорына багышланган даими экспозициядә урнаштырылган

Фото: ТР Милли музее

Казанда XVIII гасырның беренче яртысына караган Казан патшабикәсе Сөембикә һәм аның гаиләсе сурәтләнгән картинаны реставрацияләгәннәр. Хәзер ул Татарстан Милли музеенда Казан ханлыгы чорына багышланган даими экспозициядә карау өчен ачык. Эшне ирле-хатынлы Мария Носкова белән Алексей Хохряковка ышанып тапшырганнар. Алар мәдәният учреждениесе өчен Иван Грозный, генерал-губернатор Степан Стрекалов һ.б. портретларын реставрацияләгән булганнар.

Әлеге картинада Сөембикә ханбикә үзе, аның улы Үтәмеш, хәрби һәм бала караучы-сөт анасы сурәтләнгән. Осталарның сүзенә караганда, эш өч ай дәвам иткән. Картинада табылган ике этикетка бурычны катлауландырган гына. Алар хезмәтче хатынның йөзенә селтеле җилем белән ябыштырылган була. Этикеткаларга су эләгеп, химик реакция барлыкка килгән һәм бала караучының йөзе тулысынча бозылган.

«Рәсем сәнгатендә мондый селтеле күрсәткечләр белән этикеткалар сирәк очрый. Безнең график методикалар һәм техник алымнар белән таныш булуыбыз ярап куйды. Аларны коры ысул белән алырга кирәк иде. Этикеткаларны саклап калу да бик мөһим бит. Бу эшне башкарып чыгу өчен махсус методика эшләргә туры килде», – дип сөйләде Алексей Хохряков.

Хезмәтче хатынның йөзен торгызу өчен реставраторларга буяу катламын нейтральләштерергә, аннан соң картинаның үзен торгызырга туры килә. Этикеткалар музейныкы булып чыккан, алар якынча 1930 елларга карый.

Өслеккә утырган тузаннан арындыргач, буяу төсләре дә яктырып киткән. Картина исә температура һәм дымлылык үзгәрешләренә сизгер яңа рамга урнаштырылган. Аның конструкциясе, параметрларның үзгәрүенә бәйле рәвештә, рәсем төшерелгән киндернең тартылу дәрәҗәсен көйләргә мөмкинлек бирә.

«Реставраторларның осталыгы һәм гаять зур тырышлыгы, яңа техник алымнар җәлеп итү нәтиҗәсендә әлеге картина белән ләззәтләнә алабыз», – дип, реставраторларның эшен югары бәяләде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Патшабикәнең чынлыкта нинди булганын беркем дә төгәл белми. Ислам нормалары буенча кешеләрне һәм хайваннарны сурәтләү тыела, шуңа күрә картинаның авторы да билгесез булып кала. Ләкин ул Сөембикә сараенда хезмәт иткән итальян гвардиячеләренең берседер, дигән фаразлар бар. Алар арасында яхшы рәссамнар булырга мөмкин дип гөманлана, чөнки портретның сюжеты Көнбатыш Европа мотивларын хәтерләтә.

Күпләрдә ханбикә улының тышкы кыяфәте белән бәйле урынлы сорау туа: ни өчен Үтәмеш хатын-кыз киеменнән? Экспертлар аңлатуынча, ул вакытта хакимият өчен көрәш барган, агулаулар һәм үтерүләр еш күзәтелгән, шуңа күрә ир-ат варисны тәхеткә утыра алган яшькә кадәр сакларга кирәк булган. Әмма тагын каршылык туа: ислам буенча ир-атларга хатын-кыз киеме кияргә ярамый.

Шулай ук ул Сөембикәнең улы түгел, ә Җангали белән беренче никахтан туган кызы яки тәрбиягә алынган бала, дигән фаразлар яши.

Музей хезмәткәрләре картинаны табышмак дип атый. Ул ТР Милли музеена Октябрь революциясенә кадәр үк «Татар гаиләсе портреты» дигән исем белән килеп эләгә. Аны тапшыручы турында мәгълүмат юк. Шулай ук Сөембикә турында да искә алынмый.

Элек татар йортларында кеше сурәтләре төшерелгән картиналар элү гадәте булмаган. Шулай да XIX гасырда илдә барган европалаштыру нәтиҗәсендә, патшабикә образын популярлаштыру максатыннан, 1913 елда журналларның берсенә бушлай кушымта сыйфатында хромолитография ясала. Әмма бу вакытта Беренче бөтендөнья сугышы да бара, һәм әлеге гамәл хакимият тарафыннан суверен Казан ханлыгын торгызырга теләү нияте дип кабул ителә. Шуңа күрә мең данәдән торган тираж тулысынча тартып алына.

Әлеге рәсемне 1914 елда татар мәгърифәтчесе Һади Атласи патшабикәгә багышланган китабында бастырып чыгара.

ТР Милли музеенда саклана торган парсуна – танылган ханбикәгә багышланган өч эшнең берсе. Шул ук вакытта ул иң иртә ясалганы да. Әлеге сюжетның дүрт картинасы билгеле, аларның берсе муниципаль берләшмә тупланмасында саклана.

Сөембикә ханбикә, үз улының регенты буларак, XVI гасырда Казан ханлыгы белән идарә итә. Ул – татар тарихында иң танылган хатын-кызларның берсе, шул ук вакытта күп кенә риваятьләр һәм мифлар герое.

Камилә Вилданова

Барлык яңалыклар