Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2022, 17:41

Исле газ белән агулану: нигә җайланмаларны кухня җиһазларына яшерергә ярамый, датчиклар ярдәм итәрме?

Ел башыннан Казанда 5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 11 кеше зыян күргән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Казанда исле газ белән агулану очраклары ешайган. Ел башыннан шәһәрдә 5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә 11 кеше зыян күргән. 2018 елдан 2021 елга кадәр Татарстан башкаласында исле газ белән агулануның 101 очрагы теркәлгән – 216 кеше, шул исәптән 67 бала зыян күргән.

Куркынычсызлык техникасын ничек үтәргә һәм газ җайланмасын урнаштыру һәм эксплуатацияләү буенча техник регламентны ничек бозмаска – бу һәм башка сорауларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җавап бирде.

Гомумйорт вентиляциясе системасы ничек корылган?

Күпфатирлы йортларның гомумйорт вентиляциясенең конструктив үзенчәлеге аның табигый булуында. Вентиляция тышкы яктан һәм бина эчендә һава температурасының төрле булуы сәбәпле барлыкка килә торган басым һәм төтен суырткычлар ярдәмендә эшли. Тышкы якта басым, кагыйдә буларак, түбәнрәк, шуңа күрә һаваның табигый тартылышы һәм биналарның җилләнүе күзәтелә.

Гадәти шартларда басымның үзгәрүе сизелерлек булмый, шуңа күрә һава агымы юлында каршылыклар булмау бик мөһим –вентиляция рәшәткәләре чиста булырга тиеш, аларны кәгазь белән ябыштырырга, шкаф һәм башка әйберләр белән капларга ярамый.

Табигый һава суырткыч эшчәнлеге өчен шундый ук күләмдә һава агымы таләп ителә. Бүлмәдә һава агымы булмаса, һаваны суыртып чыгару эшләмәячәк. Пластик шешәне йомарлагыз да, уч төбегез белән башын каплагыз – ул, һава кергәнче, йомарланган хәлдә калачак. Һава суырткыч белән дә шулай: һава тыштан кермәсә, вентиляция эшләмәячәк.

Безнең фатирларда вентиляциянең табигый тарту көче белән дә шул ук хәл, анда күп камералы пластик тәрәзәләр, резин прокладкалы ишекләр урнаштырылган. Басым үзгәрү сәбәпле, һава тышка омтыла, ә «бугазы» томаланган, һәм һава йөрми. Тарту юк дибез без шундый очракларда, вентиляцияне гаепләп. Ә бары тик форточканы ачарга яки тәрәзәне микроҗилләтү режимына куярга кирәк, һәм тарту көче барлыкка киләчәк.

Бинага кирәкле күләмдә һава агымын гадәти җилләтү, тәрәзә рамнарына клапаннар яки махсус җайланмалар урнаштыру ярдәмендә тәэмин итәргә мөмкин. Әмма халык фатирлардагы температураның түбәнәюенә зарланып, бу гади ысулларны һәм җайланмаларны кулланмый.

Исле газ белән агулану ни сәбәпле килеп чыга?

Беренче карашка начар җилләтелгән бүлмәләр куркыныч тудырмый кебек, ләкин бу хәл газ приборлары – су колонкалары һәм газ плиталары эшенә салынгач, күпкә начаррак һәм куркынычрак. Бу очракта саф һава керү – ул теләк кенә түгел, ә газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре таләбе дә.

Ни өчен бу шулай мөһим? Төп сәбәп – ягулык яну процессының асылында. Ул кислород – оксидлашу белән янган матдәнең химик реакциясе белән озатыла. Табигый газның януы өчен (аның оксидлашуы өчен) кислородның икегә бер нисбәтендә булуы кирәк. Һавада кислород якынча биштән бер өлешне – 21%ны тәшкил иткәнлектән, ул газга караганда ун тапкырга күбрәк таләп ителә.

Кислород азрак булса, ни булыр? Аның җитмәве сәбәпле, углекислый газ түгел, бәлки углерод әчемәсе хасил була. Бу тәмсез, төссез һәм исез агулы газ. Ул һавадан бераз җиңелрәк. Исле газ кислородның организм буенча йөрүен блоклый, бик тиз кислород җитешсезлегенә, көчле агулануга һәм үлемгә китерә.

Һава санын исәпләү өчен инженерлар формуладан файдаланалар – приборның 1,6 га тапкырланган егәрлеге. Мәсәлән, 20 кВт егәрлеге булган «Нева 4510» газ су җылыткычын эшләү өчен сәгатенә 32 куб.м һава кирәк. Хрущевкадагы кухняда һава күләме – якынча 22 куб м. Шулай итеп, газ колонкасының нормаль эшләве өчен бер сәгать эчендә ике тапкыр кухняны җилләтергә, яисә, химик реакция өчен җитәрлек күләмдә кислород белән тәэмин итеп, даими һава агымын көйләп торырга кирәк.

Менә шулай эшли ул – саф һавада кислородның булуы исле газ барлыкка килүгә юл куймаячак, ә һава агымы булу һәм аның керүе табигый вентиляция эшен тәэмин итәчәк.

Газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә халык нинди хаталар җибәрә?

Күпләр уйлавынча, системага өстәмә рәвештә вентилятор урнаштырган очракта, ул бинада вентиляцияне яхшыртачак, ләкин тышкы яктан һава агымы булмаса, бу алай түгел. Һава килми икән, вентилятор эше нәтиҗәсендә көчәйгән тарту көче төтен газларын кухняга газ плитәсендәге кәстрүл астыннан туп-туры суырачак. Ә без инде беләбез, анда кислород җитмәү сәбәпле исле газы барлыкка килә башлый. Түгәрәк йомылды: саф һава юк, исле газ барлыкка килә, һава агымы юк – вентиляция аны тышка чыгара алмый, ә урнаштырылган вентилятор бинаны агулы газ белән тизрәк җылытып, хәлне катлауландыра гына.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр еш кына «матурлык өчен» газ баганасын кухня җиһазларына яшерергә тырыша. Беренчедән, бу кагыйдәләр буенча тыелган, икенчедән, бу колонка горелкасына һава керүгә комачаулый. Нәтиҗәдә – шкафтагы әйберләр белән кайнар өслекнең мөмкин булган кагылуыннан янгын һәм исле газ барлыкка килү куркынычы барлыкка килә.

Шулай итеп, берьюлы берничә фактор – кухня гарнитурасы шкафына яшерелгән колонка, вентиляция системасына урнаштырылган кухнядагы вытяжка, ванна бүлмәсендәге вентилятор һәм ябык пластик тәрәзәләр – агымдагы елның 4-нче гыйнварында Исаев урамындагы 18-нче номерлы йортта яшәүче гаиләнең агулануы сәбәбе булды.

Биналардагы газны билгеләү өчен махсус датчиклар никадәр нәтиҗәле?

Алар проблеманы хәл итмәячәк, ләкин халыкны үз вакытында куркыныч турында кисәтеп, якларга сәләтле. Су җылыткыч газлар колонкаларыннан актив файдалана торган халыкка мондый датчикларны мөстәкыйль сатып алырга һәм урнаштырырга киңәш итәргә мөмкин. Базарда бик күп модификацияләр тәкъдим ителгән. Истә тотарга кирәк, датчикларга хезмәт күрсәтү һәм аларның эшкә сәләтлелеген, батареяларның торышын тикшерү мөһим. Һавада зарарлы матдәләр күләмен дөрес билгеләү өчен, җайланмаларны дөрес көйләү мөһим.

Шуны истә тотарга кирәк, бу приборлар химик һәм физик законнарны гамәлдән чыгара алмый. Бүлмәне барыбер җилләтергә кирәк.

Без бу вариантны беренче чиратта гражданнарның якланмаган категориясен –ялгыз пенсионерларны һәм күп балалы гаиләләрне колачлау өчен эшлибез.

Шәһәр халкына газдан электрга күчәргә кирәкме?

Газ колонкаларын башка җиһазларга алмаштыруның берничә варианты карала. Электр бойлерларына күчү – электр бойлерларына күчү-эффектив, әмма электр энергиясе өчен түләү, шулай ук электр челтәрләренә йөкләнешне арттыру аркасында иң гади карар түгел. Мөгаен, электр челтәрләрен реконструкцияләү кирәк булыр.

Ачык янгын камерасы булган газ колонкаларын ябык камерага алыштыру мәсьәләсе өйрәнелә – барлык зарарлы матдәләр турыдан-туры төтен торбасына китәчәк. Әмма йортларның фасадка кагылышлы карарлары буенча чикләүләр бар, өстәвенә бу алмаштыруны финанслау чыганагын билгеләргә кирәк.

Карар булып фатирларда кайнар су җылытудан һәм торак йортларның подвалларында шәхси җылылык пунктлары урнаштырудан баш тартырга мөмкин. Бу очракта бөтен йорт буенча кайнар су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен монтажлау кирәк булачак.

Хәзер Казанда 113 меңнән артык газ колонкасы урнаштырылган. Без проблеманы хәл итү өчен тәкъдимнәр әзерлибез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исле газ белән агулануны ничек танырга һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнен аңлата

• Исле һәм көнкүреш газлары белән агулануның төп симптомнары нинди?

• Исле газның исе бөтенләй булмаганлыктан, агулануны сизми дә калырга мөмкин. Ул һавада булганда кеше баш авыртуын һәм буылуын сизә, ә концентрация югары булган очракта, паралич һәм аң югалту барлыкка килә (үлем 30 минуттан килеп җитә). Концентрация югары булганда кеше аңын 2-3 тапкыр сулыш алганнан соң югалта, ә 3 минуттан да азрак вакыт үткәч үлә ала.

Агулануның төп билгеләре булып түбәндәгеләр тора: баш авыртуы (иң беренче симптом), баш әйләнү һәм колактагы шау-шу, күкрәк авыртуы, мускул йомшаклыгы, аң буталчыклыгы, ярсынучанлык, координация бозылуы, аң югалту, көзән җыеру.

Исле газ белән ешрак йокыга киткән кешеләр, караучысыз калган балалар, шулай ук алкоголь яки наркотик исереклеге халәтендә булган кешеләр агулана. Еш кына исле газ белән агулану янгын вакытында була.

• Зыян күрүчегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

• Исле газ белән агулану симптомнары барлыкка килү белән үк тәрәзәләрне ачыгыз һәм газ приборларын сүндерегез! Мөмкин булса, саф һавага чыгыгыз. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Исле газ белән агуланудан зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтү өчен шунда ук аны бинадан чыгару, кешене яңа һава агымы белән тәэмин итү – тәрәзәләрне, ишекләрне ачарга, зыян күргән кешене тукыма яки газета белән җилләтергә, вентилятор яки кондиционер кабызырга һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

Барлык яңалыклар

Исле һәм көнкүреш газлары белән агулануның төп симптомнары нинди?

Исле газның исе бөтенләй булмаганлыктан, агулануны сизми дә калырга мөмкин. Ул һавада булганда кеше баш авыртуын һәм буылуын сизә, ә концентрация югары булган очракта, паралич һәм аң югалту барлыкка килә (үлем 30 минуттан килеп җитә). Концентрация югары булганда кеше аңын 2-3 тапкыр сулыш алганнан соң югалта, ә 3 минуттан да азрак вакыт үткәч үлә ала.

Агулануның төп билгеләре булып түбәндәгеләр тора: баш авыртуы (иң беренче симптом), баш әйләнү һәм колактагы шау-шу, күкрәк авыртуы, мускул йомшаклыгы, аң буталчыклыгы, ярсынучанлык, координация бозылуы, аң югалту, көзән җыеру.

Исле газ белән ешрак йокыга киткән кешеләр, караучысыз калган балалар, шулай ук алкоголь яки наркотик исереклеге халәтендә булган кешеләр агулана. Еш кына исле газ белән агулану янгын вакытында була.

Зыян күрүчегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Исле газ белән агулану симптомнары барлыкка килү белән үк тәрәзәләрне ачыгыз һәм газ приборларын сүндерегез! Мөмкин булса, саф һавага чыгыгыз. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.