В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). 28 нче апрельдә Казанда ягу сезоны тәмамланачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары), кинәт суыту күзәтелгән очракта, беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең җылылык чыганаклары һәм үзәк җылыту системалары эшенең әзерлеген тәэмин итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ягу сезоны 2021 елның 16 нчы сентябрендә старт алды. Социаль объектларга җитәкчеләр заявкасы буенча җылылык бирү иртәрәк башланды. Ягу сезоны тотрыклы һава температурасы башлану белән тәмамлана.