Бу – тотрыклы уңай haва температуралары башлануы белән бәйле
Казанда җылыту сезонын 21 апрельдә төгәлләү планлаштырыла. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.
«Җылылык сезонын якынча киләсе атнада тәмамларга планлаштырабыз, әмма температура графигын күзәтәчәкбез», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин һәм җылылык сүндергәннән соң шундук киләсе ягу сезонына әзерлек эшләре башлануын хәбәр итте. «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалардан суны сүндерү графигын катгый саклавыгызны һәм халыкка уңайсызлыклар китермәвегезне сорыйм», – дип йомгаклады ул.
Василий Лысачкин искәрткәнчә, 5 көн рәттән уртача тәүлек температурасы Цельсий буенча 8 градустан артып китсә, җылыту чоры төгәлләнә. Җылытуны сүндерүдә җылылык белән тәэмин итүче оешмалар да, идарәче компанияләр дә катнаша. Социаль оешмаларда җылылык сүндерү җитәкчеләрнең гаризалары буенча башкарылырга мөмкин, шул ук вакытта рәсми карар көтеп тору кирәк түгел. Оешмалар һәм предприятиеләр җылылык белән тәэмин итүче оешмалар белән шартнамә шартларына туры китереп, җылылык сүндерү срокларын мөстәкыйль билгеләргә мөмкин.
Шулай ук күпфатирлы йортларда торак милекчеләре күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында үз йортында җылылык сүндерү турында карар кабул итәргә хокуклы, шул ук вакытта кворум кимендә 50% булырга тиеш. Беркетмә идарәче компаниягә тапшырыла, ул, үз чиратында, җылылык алуны ресурслар белән тәэмин итүче оешмага сүндерү турындагы гаризаны җибәрә.
Гомумән алганда, быел җылылык бирү чоры ягулык-энергетика комплексы эшендә өзеклекләрсез тотрыклы уза. Кулланучыларны 6 сәгатьтән артык вакытка җылылыкны сүндерүгә китергән авария булмады, дип хәбәр итте Василий Лысачкин.
Майдан Казанда «Татэнерго» Казан җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары башлана. Шуңа бәйле рәвештә кулланучыларны кайнар су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак. «Татэнерго» тикшеренүләре ачыкланган зарарлануларны оператив рәвештә бетерү өчен эш этаплап һәм зоналар буенча үткәрелә. «Казэнерго» АҖ шулай ук җәйге чорда үз җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар һәм ремонтлау үткәрә.
Кайнар су белән тәэмин итү графигы җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, ТКХ комитеты сайтларында һәм www.kzn.ru рәсми порталында урнаштырылачак. Графикларның мөмкин булган үзгәрешләре шулай ук интернет-ресурсларда урнаштырылачак. Киләсе планлы кайнар суны сүндерү турында белдерүләр шулай ук йорт подъездларында урнаштырылачак һәм «Ачык Казан» системасы кулланучыларына SMS һәм электрон хатлар рәвешендә җибәреләчәк.