Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2018, 13:56

Казанда 5 көн дәвамында уртача тәүлек температурасы +8 градус булганда ягулык периоды тәмамланачак

Rүпфатирлы йортта яшәүчеләр ягулык периодын вакытыннан алда туктату инициативасы белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Соңгы 5 көн дәвамында Казанда уртача тәүлек температурасы +4 градус тәшкил итте. 5 көн дәвамында температура  +8 күрсәткеченә кадәр җылынса ягулык сезоны тәмамланачак. Соңгы ике көндә Казанның Башкарма комитетына гражданнардан ягулык системасына җылылык бирүне туктату турында мөрәҗәгатьләре килә башлады.

РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маеннан 354-нче номерлы карары белән расланган Халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән урнаштырылган һава температурасы чикләре аркасында, шәһәр масштабында әлеге мөрәҗәгатьне үтәп булмый, дип әйтәләр Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында.

Ләкин гомуми җыелыш карары белән күпфатирлы йортта яшәүчеләр ягулык периодын вакытыннан алда туктату инициативасы белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала.

Моның өчен торак милекчеләренең гомуми җыелышын тупларга, коллектив карар кабул итәргә (50%+ милекчеләр саныннан 1 тавыш) һәм шуннан соң йортка хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Милекчеләрдән шундый карар алганнан соң идарәче оешма ресурслар тәэмин итә торган оешмага хәбәр итә һәм йортка җылылык бирүне туктата яки чикли. Җылылык бирү туктатылганнан соң ягулык сезоны вакытыннан алда тәмамланган дип санала һәм аның өчен акча җыюлар туктатыла. Җыелышлар читтән торып та оештырылырга мөмкин. Аны уздыру өчен милекчеләр арасыннан җыелыш инициаторын билгеләргә кирәк.

Гомүмән шәһәрдә ягулык сезоны тәмамланмаган булса, кинәт кенә салкынайту очрагында, ягулык сезонын вакытыннан алда бетерелгән йортта җылылык яңадан бирелергә мөмкин. Әлеге карар шулай ук гомуми җыелышта тавыш бирү ысулы белән хәл ителә.

Гомүмән шәһәрдә ягулык сезоны тәмамланган очракта, яңадан җылылк бирү челтәрләргә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә, җирле хакимият ягулык сезонын 5 тәүлек дәвамында һава температурасы +8°С тәшкил иткәндә тәмамлау карары ягында.

Барлык яңалыклар