Очышлар 100 урынлы һава лайнерларында башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 9-нчы июльдән Казаннан Минераль Суларга һәм Яңа Уренгойга авиарейслар ачыла. Очышлар 100 урынлы һава лайнерларында башкарылачак.
Яңа Уренгойдан Казанга самолет пәнҗешәмбе көнне 16.20 сәгатьтә очачак, Татарстан башкаласына килү 17.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Казаннан рейс җомга көнне 2.50 сәгатьтә китәчәк, Яңа Уренгойга 7.30 сәгатьтә төшәчәк.
Татарстан башкаласыннан Минераль Суларга очышлар пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә башкарылачак, рейс 19.50 сәгатьтә төшәчәк. Казанга очыш пәнҗешәмбе көнне 23.10 сәгатьтә башкарылачак, киләсе көннең 1.40 сәгатендә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Казанда һәм Минераль Суларда вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә, Яңа Уренгойда ул 2 сәгатькә алда. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.