Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2026, 17:28

«Галәм киңлекләре»: Татарстан Милли китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган агарту чаралары уздырыла

Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк

Денис Гордийко фотосы

Якшәмбе көнне, 12 апрельдә, Татарстан Милли китапханәсендә «Галәм киңлекләре» дип исемләнгән агарту чаралары үткәрелә. Кунаклар өчен белгечләр лекцияләр укыячак, шулай ук галәм темасына багышланган әдәби һәм музыкаль очрашулар көтелә.

13:00 сәгатьтә Юрий Гагаринның галәмгә очуына 65 ел булуга багышланган «Космонавтика: кичә, бүген, иртәгә» лекциясе укылачак. Чара кунаклары ай программалары, кеше яши торган космик станцияләр төзелеше, галәмдә файдалы казылмаларны чыгару перспективалары һәм мөмкин булган космик куркыныч очраклар турында беләчәк. Спикер буларак физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев чыгыш ясый. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

14:00 сәгатьтә техника һәм технология магистры, математика һәм физика укытучысы Рамил Ибраһимов «Синуслар һәм косинуслар, яки кешеләр Кояшка кадәр араны ничек белгән» дигән темага лекция үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Программаның әдәби өлешен «Бертуган Стругацкийлар: галәм һәм киләчәк турындагы совет әдәбиятының төп хыялыйлары» лекциясе дәвам итә. Чара 15:30 сәгатьтә башлана. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Алексей Мелихов язучыларның иҗат юллары, аларның әсәрләрендә яктыртылган төп темалар һәм аеруча әһәмиятле китаплары хакында сөйләячәк. Чарага керү өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә була.

Агарту чарасы 17:00 сәгатьтә «Атнага бер пластинка» проекты кысаларында «Галәмнең музыка жанрларына ургылып керүе» очрашуы белән тәмамлана. Журналист, блогер һәм музыкант Игорь Цалер тыңлаучыларга китапханә фондыннан сирәк очрый торган пластинкалар тәкъдим итәчәк һәм галәмне үзләштерү темасының музыкаль юнәлешләр үсешенә йогынты ясавы, галәмнең бөтен дөнья музыкантларын илһамландыруы хакында сөйләячәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсендә.

Барлык яңалыклар