В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачылар өчен Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 15-нче һәм 16-нчы февральдә Казанда А.В.Котков исемендәге XXIX ачык рус хор музыкасы фестивале узачак. Фестиваль программасында - Татарстанның иҗат коллективлары чыгышлары.
15-нче февральдә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә концерт узачак. Ә 16-нчы февральдә Халыклар дуслыгы йортының концерт залында хор коллективлары чыгышларын тыңларга мөмкин булачак (Павлюхин ур., 57). Концертлар 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә.