Дәресләрне УНИКС-ДЮБЛ командасының профессиональ тренеры Кирилл Прокофьев үткәрәчәк
Фото: KZN.RU
Беренче тренировка иртәгә 17:00 сәгатьтә узачак. Чарада 10-14 яшьлек теләүчеләр катнаша ала. Яшүсмерләр төп күнегүләрне үзләштерәчәкләр, туп белән эш итәргә һәм аны боҗрага ыргытырга өйрәнәчәкләр.
Башка дәресләр киләсе көннәрдә булачак:
19 нчы июль, 10:00 сәгатьтә (14-18 яшьлекләр);
21 нче июль, 17:00 сәгатьтә (18 яшьтән өлкәнрәкләр);
26 нчы июль, 10:00 сәгатьтә (10-14 яшьлекләр);
28 нче июль, 17:00 сәгатьтә (10-14 яшьлекләр).
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә һәм спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт булуы турында белешмә алырга кирәк. Документның төп нөсхәсен тренировка алдыннан тренер тикшерәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.