В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә җәмәгать киңлекләренең эчке эше һәм кыйммәтләре турында сөйләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Очрашуларда шәһәрлеләрне паркларның һәм скверларның эчке эше белән таныштырачаклар. Экскурсоводлар үз традицияләре белән уртаклашачак һәм территорияләрнең кыйммәтләре турында сөйләячәк.
Барлык чаралар да 12:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү зарур, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Экскурсияләр «Черек күл», Горький исемендәге, Тинчурин исемендәге, Урицкий исемендәге паркларда, Салават Күпере торак районындагы паркта, Лядской һәм Балыкчы бакчаларында, шулай ук Кабан күле яр буенда һәм «Казан» гаилә үзәге территориясендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә «Черек күл» паркында Казанның җәмәгать киңлекләрендәге җәйге программаны тәкъдир итү була. Интерактив форматта узачак очрашуда планнар, чаралар турында сөйләячәкләр, шулай ук шәһәр парклары командасы белән таныштырачаклар.