В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«УРАМ» экстрим-паркы янында акцияләр, мастер-класслар һәм диджей-сет белән «Киләсе станция – «Эко!» фестивале узачак
Фото: Денис Гордийко
Теләге булганнар өчен экостанция эчендә мастер-класслар үткәреләчәк, анда катнашучыларга пластик эшкәртү процессын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, павильонга килүчеләр икенчел чималны кабул итү кагыйдәләрен өйрәнә һәм аны эшкәртүгә тапшыра ала. Шул ук вакытта пунктка сирәк калдыклар да китерергә мөмкин, моның өчен махсус контейнерлар урнаштырылган.
Фестиваль программасы кысаларында экохәрәкәткә ярдәм итүче шәһәр берләшмәләре күргәзмәсе, эшкәртелгән материаллардан инсталляция презентациясе, конкурслар, квизлар, мастер-класслар һ.б. планлаштырылган.
Фестивальдә Kazvel берләшмәсе белән берлектә җәйге велосезонга старт биреләчәк. Ярышлар алдыннан катнашучылар өчен күнегүләр үткәреләчәк, шуннан соң 200 ләп велосипедчы Миллениум күпереннән Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе бинасына кадәр барачак.
10:00 дән 12:00 гә кадәр «УРАМ» экстрим-паркы янындагы парковкада «ЭкоЛогично» җәмгыятеннән чиста рәвештә икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Экологиягә багышланган акцияләргә 10:00 дән 14:00 гә кадәр «Культорг» проекты активистлары да кушыла. Казанлылар, үз әйберләрен алмаштырып, сатып, хәйриягә яки эшкәртүгә тапшырып, аларга икенче тормыш бүләк итә ала. Шул ук вакытта «Текст» тарафыннан оештырылган буккроссингта катнашырга мөмкин булачак.
Фестивальдә музыка өчен Tamara NOVA кавер-төркеме һәм DJ Bulat Bubblegum җавап бирәчәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты матбугат хезмәте.
Фестивальгә килүчеләрне экстрим-паркның футбол кырлары арасындагы яр буенда 10:00 дән 13:00 гә кадәр көтәчәкләр.
Чаралар шәһәр мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» командасы, «ЭкоТехнологияләр» компаниясе, «ЭкоЛогично» берләшмәсе, «Пихта» бюросы, шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырыла.