В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр консультациясен «Доверие» үзәгендә һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында алырга мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Казанда психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия телефоннары эшли.
Белгечләр ярдәме кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны).
Моннан тыш, белгечләргә консультацияне түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: +7(843)288-45-67, кайнар линия Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында оештырылган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтендә.
Укучыларның ата-аналары өчен кайнар линияләр шулай ук мәгариф идарәсендә дә ачылды: +7(843)292-44-03, +7(843)292-37-04.
Искәртеп узабыз, иртә белән Җ.Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназиядә атыш булган. Килеп чыккан хәлнең шартларын хокук саклау органнары ачыклый. Мәктәп укучылары 181-нче һәм 40-нчы номерлы балалар бакчаларына эвакуацияләнгән, хәзерге вакытта барлык укучыларны да диярлек әти-әниләре алып киткән.әм 40-нчы номерлы балалар бакчаларына эвакуацияләнгән, хәзерге вакытта барлык укучыларны да диярлек әти-әниләре алып киткән.