Турнирда Казан данын «Спектр» спорт мәктәбе һәм «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучылары яклаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казанда 24-нче ноябрьдә регби-7 буенча ачык шәһәр беренчелеге старт ала. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында Казан, Йошкар-Ола, Пенза, Зеленоград, Долгопрудный, Чабаксар, Ульяновск, Киров, Ижаудан һәм Чаллыдан 25 команда җыелачак.
Егетләр һәм кызлар өч яшь категориясендә көч сынашачак: 2002-2003, 2004-2005 һәм 2007-2008 елларда туучылар. Турнирда Казан данын «Спектр» спорт мәктәбе һәм «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучылары яклаячак.
Турнир Физик тәрбия һәм спорт комитеты, Татарстан Республикасының регби федерациясе һәм «Спектр» спорт мәктәбе катнашында оештырыла.
Ярышлар 24-нче ноябрьдә 8.00 сәгатьтә башлана, турнирны ябу һәм бүләкләү тантанасы 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты. Беренчелекнең тулы җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.