Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2025, 16:03

«Әкият» курчак театры янында Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме 24 декабрьдә үткәрелә

Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы халык артисты Ришат Төхвәтуллин чараның хедлайнеры булачак

Денис Гордийко фотосы

Чәршәмбе көнне, 24 декабрьдә, «Әкият» курчак театры каршындагы паркта Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме үткәрелә. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт, театральләштерелгән тамаша, остаханәләр, башка актив чаралар әзерләнә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Кичәнең төп вакыйгасы буларак, чарага килүчеләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә яңа 20 метрлы чыршыда яңа ел утларын кабызачаклар. Кунакларга театральләштерелгән «Как Емеля Новый год спасал» тамашасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук аниматорлар катнашында интерактив зона, келәм ясау остаханәсе эшләячәк, «Өстәл арты» перформансы һәм музыкаль концерт оештырыла.

Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы халык артисты Ришат Төхвәтуллин ачылыш тантанасының хедлайнеры булачак.

Шул ук көнне «Бияләй» дип исемләнгән яңа ел ярминкәсе эшли башлаячак, анда татар ризыклары һәм җирле осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Парк территориясендә тюбингларда шуу өчен агач тау, башка төрле күңел ачу чаралары һәм төрле елларда шәһәрне бәйрәмчә бизәүгә багышланган «Яңа елдагы Казан» күргәзмәсе ачылачак.

Яңа елга багышланган бәйрәм кичәсе 15:30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Анда казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның, чаңгы базаларының эш графигы һәм башка кызыклы мәгълүмат белән таныша ала.

Барлык яңалыклар