Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2023, 17:28

Мемориаль такта ачу, опера һәм күргәзмә: Казанда Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итәләр

Җырчының юбилеена багышланган чаралар ел дәвамында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). 13 нче февральдә рус опера һәм камера җырчысы, Казанда туып-үскән Федор Шаляпинның тууына 150 ел була. Бу көнне ТР башкаласында аның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр – Пушкин урамындагы 10 нчы бинада мемориаль такта ачылачак, ә июнь аенда шәһәрдә бюст куелачак. Юбилей датасына багышланган чаралар сериясе дә планлаштырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Казан аэропортында фотокүргәзмә һәм XLI Халыкара опера фестивале

«Һичшиксез, Шаляпин – бөек рус җырчысы, музыкаль опера сәнгате үсешенә генә түгел, ә илебез, дөнья сәнгатенә дә бәяләп бетергесез өлешен керткән кеше, – диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, – аның турында геосәяси вәзгыятькә карамастан, һәр гасырда тирән ихтирам белән сөйләшәләр, аның искиткеч талантына, эшкә сәләтенә, кешелеклелегенә хөрмәт күрсәтәләр».

Җырчының тууына 150 ел тулуга багышланган чараларның бер өлеше гыйнварда ук старт алды һәм бу ел дәвамында дәвам итәчәк. Мәсәлән, хәзер үк «Казан» халыкара аэропортында ТР Милли музее ярдәмендә тематик фотокүргәзмә эшли, дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. «Безгә килгән барлык кунаклар җиребезнең төбәкнең генә түгел, бөтен дөнья мәдәнияте һәм сәнгате тарихында танылган, мактаулы, иконик шәхесләр күп булуына тагын бер кат инана алалар», - дип ассызыклады ул.

Экспозициядә 36 уникаль сурәт бар. Алар арасында Федор Шаляпинның гына түгел, ә язучы Алексей Пешковның да беренче Казан фотолары тәкъдим ителгән. Килүчеләр профессиональ фото портретларны да, үзешчән фотосурәтләрне дә күрәчәкләр, аларда туганнары белән очрашулар, прогулкалар һәм сәяхәтләр күрсәтелә. Мәсәлән, бер эштә Шаляпинның 1912 елда Казанга килүе сурәтләнгән.

Шулай ук бу атнада М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театрында XLI Халыкара опера фестивале старт алды, ул февраль дәвамында узачак. «Рус һәм чит ил классикасы булган иң яхшы спектакльләребезне тәкъдим иттек, – дип сөйләде театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, – мин аңлы рәвештә ике флагманны – Мариин һәм Зур театрларны җәлеп иттем. Без «Хованщина» рус операсын һәм Зур театр һәм аның оркестры белән концерт тәкъдим итәбез. Хәзер театр безнең яшь композитор [Эльмир] Низамовка Шаляпин турындагы операны сәхнә версиясендә куеп карар өчен операга заказ бирүне гамәлгә ашырачак». Ул фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә җырчыга багышланган лекцияләр циклы узачак, дип тә өстәде.

«Шаляпин» урыннары буенча экскурсия һәм «Шаляпин көне» акциясе

ТР Милли музеенда бәйрәм программасы 13 нче февральдә Шаляпин бала чагында чукындырылган Богоявление соборында гыйбадәт кылудан башланачак, дип сөйләде музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова. Аның сүзләренчә, аннан соң кунакларның чыгышлары һәм «Шаляпин» урыннары буенча җәяүле экскурсия көтелә. «Быел җәяүле маршрут 75 еллыгын билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1948 елда үткәрелә, ул чакта Шаляпинның 1912 елда килгәнен хәтерләгән һәм күргән замандашлары исән булган», – дип ассызыклады С.Измайлова.

ТР Милли музее ике күргәзмә тәкъдим итәчәк. Беренче экспозициягә ТР Рәссамнар берлеге әгъзаларының эшләре кертеләчәк, ә «Шаляпин 3Т: труд, творчество, талант… и вдохновенье» дигән икенче проект А.А.Бахрушин исемендәге дәүләт үзәк театр музее ярдәмендә оештырылачак. Аның коллекциясендә 6 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Аларның бер өлеше Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

«Предметлар арасында Шаляпинның шәхси әйберләре, аның костюмнарының детальләре һәм комплекслары, спектакльләр постановкасы өчен костюмнар һәм театр декорацияләре эскизларын күрергә мөмкин булачак. Бу бик танылган Серов, Поленов һәм башка бик күп рәссамнар эше. Зур блокны Шаляпинның илләр һәм континентлар – Америка, Европа, Австралия, Япония буенча гастрольләрен күрсәткән документлар, афишалар, программалар тәшкил итә», - дип сөйләде С.Измайлова. Ул күргәзмәне 13 нче февральдән 13 нче июньгә кадәр карарга мөмкин булачак дип ачыклык кертте.

Моннан тыш, «Казанда Шаляпин реликвияләре» каталогын тәкъдир итү көтелә, аның составына 185 предмет – шәхси әйберләр, документлар һәм фотосурәтләр кергән. Ә 13 нче февральдә ТР Милли музее Санкт-Петербург театр һәм музыка музее инициативасы буенча уза торган «Шаляпин көне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу көнне музей мәйданчыкларында Федор Шаляпин башкаруындагы музыкаль әсәрләр һәм аның турында хикәяләр яңгыраячак.

Шулай ук Ф.И.Шаляпин исемендәге стипендия тапшыру планлаштырыла, ә мартта Татарстан Республикасы башкаласында «Горький һәм Шаляпин: илебез мәдәнияте даһиларының иҗади мирасы призмасы аша заманча мәдәни парадигма» бөтенроссия фәнни форумы булачак. Чара Түбән Новгород мәдәният министрлыгы белән берлектә узачак.

Исегезгә төшерәбез, кичә Россия Банкы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Россиянең танылган шәхесләре» сериясеннән истәлекле көмеш тәңкәләрен әйләнешкә чыгарды. 2 сумлык тәңкә 3 мең данә тираж белән ясалган. Алгы ягында – Россия гербы, ә икенче ягында җырчының сәхнә образлары һәм нота станының фрагменты фонында портреты сурәтләнгән.

Барлык яңалыклар