В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларга керү ирекле
Фото: Денис Гордийко
Казансу яр буенда 15:00 сәгатьтә эшкәртелгән икенчел чималдан 4 метр биеклектәге экочыршы ачылачак. Кунакларны экологик һәм иҗади мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен викториналар, сыек азот белән крио-шоулар, Яңа ел уеннары, аниматорлар белән активлык һәм компаниянең әйдәп баручы һәм виртуаль хезмәткәреннән бүләкләр көтә. Шулай ук кунаклар экоконкурсларга да кушыла алачак. Мәсәлән, мәйданчыкта алга таба эшкәртү өчен пластик капкачлар җыю узачак, шулай ук кулдан эшләнгән иң яхшы экочыршыны сайлаячаклар.
Салават Күпере торак районында яшәүчеләр өчен шимбә көнне Яңа ел алдыннан әдәби кичә булачак. Китап клубы әгъзалары яраткан әсәрләрен «Яңа ел һәм Раштуа хикәяләре» китабыннан укыячаклар һәм ел йомгакларын ясаячаклар. Моннан тыш, очрашуда катнашучыларны викторина, тематик уеннар, китап буенча фал ачу һәм татлы ризыклар көтә. Теләгән һәркем кушыла ала, ләкин Telegram – @DZENshina аша алдан язылырга кирәк. Катнашучыларны парк остаханәсендә 18:00 сәгатьтә көтәчәкләр.
Якшәмбе көнне казанлыларны «Ак чәчәкләр» бульварында чыршы шәһәрчеген ачуга чакыралар. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны Яңа ел каникулларында күп кенә чаралар көтә, алар арасында чыршы шәһәрчекләре ачылу, диско-кичәләр, «Яшәү яме» проекты катнашучылары өчен җыр кичәләре һ.б. бар. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин. Шулай ук Парклар һәм скверлар дирекциясенең рәсми сайтында «Мерцание» программасы буенча гид урнаштырылган.