Татарстан башкаласында бүген, 29 декабрьдә, Яңа ел чаралары оештырылды. Шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәм тамашалары белән ике чыршы шәһәрчеге ачылышын, шулай ук Казан Кремлендә спектакльләрне бушлай карый ала.
Казансу яр буенда («УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасындагы күренеш) 16:00 сәгатьтә шәһәрдә беренче тапкыр эшкәртелгән икенчел чималдан чыршы ачылачак. Мәйданчыкта спектакль һәм диджей-сет оештыралар. Шәһәрлеләр конкурсларда катнаша һәм глинтвейн эчә алачак. Бәйрәм Кыш бабайның KAZVEL бергәлегеннән велосипедта узышу маршрутындагы нокталарның берсе булачак.
Шәһәр районнарында чыршылар ачу дәвам итә, аларның берсе Яңа Савин районында үзенең иллюминациясен кабызачак. Халыкны 19:00 сәгатьтә Адоратский урамындагы 45 нче йорт янында көтәчәкләр.
Казан Кремлендә бәйрәм чаралары 12:00 сәгатьтә «Сундук Абики» («Әбинең сандыгы») спектакленнән башлана. 15:15, 19:00 һәм 20:00 дә актерлар Кабулханә ишегалларында «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») спектаклен уйнаячак, ә 16:00 да «Волшебные коньки» («Тылсымлы тимераяклар») куелышын карарга була.
Казан Кремленең Туп утарында 10:30 һәм 13:00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Добрый интерактив» («Игелекле аралашу») узачак. 11:00 дән 15:00 кә кадәр тимерче остаханәсе җәеләчәк, ә 12:00 дә – «Как Иван-Пушкарь Новый год спасал» («Иван-Пушкарь ничек Яңа елны коткарды») музыкалы театральләштерелгән тамаша.