Бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Бүген Сочида 2019 елгы Россия инвестицион форумы эше кысаларында Россия Федерациясе төбәкләренең социаль-икътисади үсеше буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм инициативаларның Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясадылар. "Ачык Казан" проекты конкурста җиңүчеләр арасына керде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко тапшырды.
Проект "Төбәкнең мәгълүмати-технологик потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән шартлар тудыру" номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Муниципаль хезмәт күрсәтү системасын комплекслы үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, тулы цифрлы киңлеккә күчерү белән хезмәт күрсәтү вакытын киметүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, кулланучыларның хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлегенә, республика һәм федераль структуралар, челтәр компанияләре белән электрон хезмәттәшлеккә күчәргә мөмкин булды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе регионнарының социаль-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсы "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО (СИА) инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелә.
"Ачык Казан" проектыннан тыш, конкурста Татарстаннан тагын ике проект җиңүче булды. "Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү" номинациясендә "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасы иң яхшысы булды, ә "Регионның туристлык потенциалын үстерү" номинациясендә "Visit Tatarstan" рәсми туристик бренды җиңде.
Бәйгенең максаты – социаль-икътисади үсешнең уңышлы тәҗрибәләрен һәм инициативаларын (проектларын) ачыклау, сайлап алу, тасвирлау һәм тиражлау аша Россия Федерациясе субъектлары территориясендә социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе регионнарының социаль-икътисади үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенроссия конкурсының финалистлары исемлегенә Россиянең 16 төбәгеннән 27 тәҗрибә керде.