Top Sprint приз фонды 200 мең сум тәшкил итә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 20-нче март көнне «Казан» халыкара ат спорты комплексында Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогына ярышлар узачак. Турнирда 17 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Теркәлү 19-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.
Узышта катнашучыларга ирекле стильдә 1800 метр дистанцияне узарга туры киләчәк. Ярышларда 350-гә якын кеше: 200 ир-ат һәм 150 хатын-кыз катнашыр дип көтелә.
Бүләкләр 1-6-нчы урыннарны алучыларга тапшырылачак. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар алачак. Беренче урынга приз 50 мең сум тәшкил итә, икенче урынга – 30 мең сум, өченче урынга – 20 мең сум. Гомуми приз фонды 200 мең сумга җитә.
Ярышлар Казан ипподромында Патрис Лумумба, 47а, 1-нче корпус адресы буенча узачак. Күкрәк номерларын бирү 12.20 сәгатьтә башлана, рәсми ачу 12.45 сәгатькә планлаштырылган. Беренче йөгерүләр 13.30 сәгатькә билгеләнгән.
Ярышларда катнашу өчен, cсылка буенча узарга һәм форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 19-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Кызыксындырган мәгълүматны +7(843)292-22-48 телефон номеры һәм opsmsportkomitet@gmail.com электрон почта адресы аша белергә була.
Чаңгы узышы башланыр алдыннан старт пакеты алу өчен теркәлгән катнашучыларга паспорт, медицина белешмәсен һәм спорт иминият полисын күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.