В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар ял көннәрендә 1,5 ай дәвамында узачак
Татарстан республикасы башкаласында «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында «Яшәү яме» проекты катнашучылары арасында волейбол буенча ярышлар узачак. Катнашуга 55 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне дә чакыралар. Турнир ял көннәрендә 1,5 ай дәвамында узачак.
Ярышларга кушылу өчен Telegram аша җаваплы затка: @rustambagautdinov гариза җибәрергә кирәк . Анкетада түбәндәге мәгълүматларны: команданың исеме, капитанның һәм уенчыларның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук лидерның контакт номеры һәм катнашучыларның туган көннәрен күрсәтү таләп ителә.
Гаризаларны 3 февральгә кадәр яки 16 команда җыелганчы кабул итәләр. Жирәбә 4 февральдә үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр проектның телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, бу ялларда, 1 һәм 2 февральдә, «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында «Яшәү яме» проекты катнашучылары арасында чаңгы ярышлары узачак. Ярышларны Үзәк стадионда оештырачаклар.