Ярышларга һәвәскәрләр һәм профессионаллар кушыла ала
Фото: Денис Гордийко
Ярышларга 55 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр һәм профессионаллар кушыла ала. Җиңүчеләр һәм призерлар 16 нчы декабрьдә шәһәр этабында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары командалары составында чыгыш ясаячак. +7(843)223-29-99 (өст.3461, 3462) телефоны буенча турнирда катнашу өчен теркәлергә һәм өстәмә мәгълүматны алырга була.
Ярышлар 12 нче декабрьдә Академик Королев урамы, 47 адресы буенча «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак. Катнашучыларны 9:00 сәгатьтә җыячаклар, уеннар бер сәгатькә соңрак башлана, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында 10 спорт төре буенча ярышлар үткәрелә, шул исәптән йөзү, чаңгы узышлары, төньяк йөреш, дартс, ГТО, җиңел атлетика, волейбол һ.б. Ярышларга әзерләнү һәм «Яшәү яме» проектының физик формасын саклау максатларында 20 муниципаль спорт объектында бушлай күнегүләр оештырылган, алар бик популяр.
Октябрьдә «Йөзьяшәрләр уеннары» тантаналы рәвештә ачылды. Катнашучылар өчен зур спорт бәйрәме оештырылды, аңа шәһәрнең барлык районнарыннан 350 ләп кеше, шулай ук 800 дән артык җанатар кушылды.