Чара 22 августтан 24 августка кадәр узачак
Татарстан Республикасы башкаласында «Крутушка» XV Халыкара этник фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Вакыйгада иҗатта этник һәм аутентик фольклор материал кулланучы авторлар, башкаручылар һәм коллективлар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Фестиваль Крутушка бистәсендә 22 августтан 24 августка кадәр узачак.
Чара программасында – Россия һәм дөнья халыкларының заманча этник музыкасы һәм аутентик фольклоры, милли кухня, һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, күргәзмәләр һәм лекцияләр, балалар программалары, спектакльләр, шулай ук кинофильмнар һәм анимацияләрне тәкъдир итү.
Фестивальнең музыкаль юнәлешен этно-сәхнә йолдызлары һәм заманча яшьләр проектлары тәкъдим итәчәк. Этнография юнәлешендә катнашучылар – Татарстан һәм Россия төбәкләреннән үз халыкларының мәдәниятен йөртүчеләр һәм саклаучылар.
«Этнография», «Заманча этник музыка» һәм «Перформанс» юнәлешләре буенча катнашу өчен 10 июньгә кадәр теркәлергә мөмкин. Ә «Мастер-класслар» һәм «Ярминкә» юнәлешләрендә урыннарны тутырганчы гаризалар кабул ителә.
Фестиваль «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
Вакыйга ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Биектау районы хакимияте ярдәмендә «Гармония» иҗтимагый һәм гражданлык инициативалары фонды тарафыннан оештырылды.
Фестиваль «Гаилә» милли проектының «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында уздырыла.
«Крутушка» – ул ел саен бөтен Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән меңләгән кеше җыя торган масштаблы этномәдәни һәм музыкаль вакыйга. Узган ел фестиваль комплекс территориясендә төзелеш эшләре аркасында үткәрелмәде. Хәзер «Байтик» та яңа уңайлы корпуслар барлыкка килде, анда катнашучылар һәм кунаклар туктый алачак. Бу фестиваль тагын да җәлеп итүчәнрәк һәм һәркем өчен уңайлырак булачак дигән сүз.