В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Артистларны тыңлау нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Урам музыкантлары фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул 27 нче августта Бауман урамында узачак.
Фестивальдә катнашучыларны тыңлау нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар. Гаризаларны сылтама буенча кабул итәләр. Сайлап алу этабы жюри әгъзалары арасында телевизион проектларда катнашучы һәм Игорь Крутойның популяр музыка академиясенең (Идел буе) вокал буенча педагогы Карина Җиһаншина, музыкаль стендап-комик һәм Stand Up Club Kazan резиденты Никита Никитин, Татарстан филармония джаз-оркестры солисты һәм халыкара вокал конкурслары лауреаты Аделя Мөзаффарова бар. Тыңлау 25 нче августта узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, узган елның маенда Татарстан Республикасы башкаласында урам музыкантлары өчен «Art-проспект» платформасы эшли башлады. Бу вакыт эчендә анда 700 дән артык кулланучы теркәлгән, алар чыгыш ясау өчен 16 мең гариза калдырган.