В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атна саен сишәмбе көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 22-нче сентябрьдән Татарстан авиакомпаниясе Нижневартовск - Казан - Волгоград маршруты буенча даими рейслар үти башлаячак. Бу юнәлеш буенча очышлар атна саен сишәмбе көннәрендә 50 урынлы CRJ-200 авиалайнерларында башкарылачак.
Нижневартовск шәһәреннән самолет 21.30 сәгатьтә кузгала, Казан аэропортына 22.20 сәгатьтә төшә. Казаннан кузгалу 23.10 сәгатькә, Волгоградка килү 1.40 сәгатькә планлаштырылган.
Кире юнәлештә очышлар чәршәмбе көннәрендә башкарылачак. Волгоградтан кузгалу вакыты 14.50 сәгатькә, Казан аэропортында утыру - 15.20 сәгатькә планлаштырыла. Казаннан самолет 16.30 сәгатьтә очачак, Нижневартовск шәһәрендә 21.10 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте.
Җәдвәл һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында яисә белешмә хезмәте телефоны аша ачыкларга була: +7(843)260-15-09.