Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2023, 16:58

Юлиус Фучик урамында реконструкцияләнгән күпер буенча хәрәкәт ачылды

Эшчеләр таяныч конструкцияләрне, юл катламын, коймаларны һәм яктыртуны яңарттылар

Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). Казанда Ю.Фучик урамындагы күпер буенча хәрәкәт ачылды. Корылманы реконструкцияләү Вознесение тракты төзелеше кысаларында алып барыла.

Эшчеләр таяныч конструкцияләрне, юл катламын, күпернең барьерлы коймаларын һәм тышкы яктыртуны яңартканнар. Шулай ук суны җибәрүнең күптәнге проблемасы хәл ителгән – хәзер җәяүлеләр даими рәвештә җыела торган су һәм пычрактан интекмәячәк. Моннан тыш, төзүчеләр тротуарны киңәйткәннәр.

Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, башта күпер буенча хәрәкәтне 30 нчы августта ачарга ниятләгәннәр, әмма белгечләр бер көнгә иртәрәк эшләп бетерә алган.

Исегезгә төшерәбез, магистральнең беренче участогы буенча Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәтне октябрьдә, Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә кадәр эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Август башында яңа юл буенча журналистлар белән бергә шәһәр Мэры Илсур Метшин да үтте.

Барлык яңалыклар