Татарстан башкаласының аэропорты кышкы җәдвәлгә күчте.
Фото: Марат Мугинов
«Северный ветер» авиакомпаниясе очышларны дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкара. Казаннан кузгалу 10.30 сәгатькә, Истанбулның яңа аэропортына килү 14.15 сәгатькә планлаштырыла. Төркия шәһәреннән самолет 15.15 сәгатьтә очып китәчәк, Татарстан башкаласына 18.45 сәгатьтә очып киләчәк. Юлдагы вакыт 3,5 сәгать тәшкил итә. Рейслар 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 самолетында башкарыла, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Шулай ук 27-нче октябрьдә Turkish Airlines авиакомпаниясе Казан - Стамбул маршруты буенча көндезге вакытта беренче рейсны үтәде. Моңа кадәр барлык очышлар да бары төнлә генә булды. Көндезге рейс Казан рейсы һәм экзотик илләргә - Мальдивы, Танзания, Таиланд, Сингапур, Малайзия һәм башка юнәлешләргә - бара торган авиакомпания рейслары арасында очу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Көндез Казаннан Истанбулга һәм кире юнәлештә рейслар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә түбәндәге җәдвәл нигезендә башкарыла: Казаннан 16.30 сәгатьтә очып китү, Истанбулга 20.30 сәгатьтә килү; Истанбулдан 11.50 сәгатьтә очу, Казанга 15.35 сәгатьтә килү. Казаннан Истанбулга төнге рейслар пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә (02.15 - 06.15), Истанбулдан Казанга - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә (21.35 - 01.20) үтәлә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төркиядә вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.
1-нче ноябрьдә Истанбулга тагын бер яңа авиарейс ачыла. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә үтәчәк. Казанның «Победа» лоукостеры рейсларына Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтәчәк.