В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 11 номинациядә һәм өч категориядә кабул ителә
Фото: Денис Гордийко
Конкурс 11 номинациядә үткәрелә, алар арасында «Иң яхшы торак комплекс», «Территорияләрне иң яхшы төзекләндерү», «Иң яхшы социаль объект» һәм башкалар бар. Идеяләр өч категориядә тәкъдим ителергә мөмкин: тормышка ашырылган һәм ашырылмаган проектлар, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килешенгән проектлар, шулай ук тормышка ашырылмаган һәм килешенмәгән проектлар. Соңгы категория узган ел өстәлде.
Конкурсның сроклары, шартлары һәм этаплары белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Җиңүчеләрне һәм призерларны «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында бүләкләячәкләр.
Конкурс Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе инициативасы белән Шәһәрне үстерү институты тарафыннан оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска 41 архитектура һәм төзелеш компаниясеннән 126 гариза бирелгән иде. Тормышка ашырылган проектлар арасында Павлюхин урамындагы гаилә ял үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм Atlantis Deluxe торак комплексының архитектура яктыртуы Гран-при алды.