Ул Татарстан башкаласында 28-30 нчы август көннәрендә узачак
Фото: Денис Гордийко
Катнашучыларны сайлап алу критерийлары: 18 дән 35 кә кадәр яшьтә булу һәм инглиз телен B2 – C1 дәрәҗәсендә белү. Яшьләр берләшмәләре лидерлары, яшьләр өчен җаваплы халыкара оешма вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм яшь галимнәр өстенлек алачак. Катнашу өчен гаризаны 1 нче августка кадәр сайтта бирергә мөмкин.
Саммитта түгәрәк өстәлләр һәм дискуссия мәйданчыклары, яшьләр эшләре буенча министрлар киңәшмәсе, Россия, Татарстан һәм халыкара партнерларның яшьләр сәясәте казанышлары күргәзмәсе, яшьләр мохитендә үзгәрешләр буенча форсайт сессиясе, яшьләр һәм спорт объектларына бару һ.б. оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022» статусына лаек булды. Халыкара программа барышында ТР башкаласында 76 илдән бер меңнән артык делегат катнашында 10 нан артык чара узды. Елның төп вакыйгасы Казан Глобаль яшьләр саммиты булды, ул ел саен үткәрелә башлады.