Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 18-нче июньдә Казанның биш районында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр. Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда яшәүчеләр утсыз калачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча урнашкан Авиатөзелеш районындагы торак йортларда ут булмаячак: Айдаров ур., 69-75, Белинский ур., 5, Копылов ур., 5/1, Лядов ур., 2, 4, Аркылы Шатура ур., 1-14, Үзәк Мариуполь ур., 42-58, Шатура ур., 50-54, 105-109, шулай ук Кадыш бистәсенең түбәндәге адреслары буенча урнашкан йортларда: Заречная ур., 1-17, Татарстан ур., 14-73.
Шул ук вакыт аралыгында Вахитов районында электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Зинин ур., 9/23.
Киров районында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Аркылы Базар, 72, ә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр – Болотников ур., 29а, Коләхмәтов ур., 5, 7, 9, 11, Лебяжье ур., 1, 2, 2/1, 2а, 2б, 3-11, 13, 14, 15/1, 15/2, 16, 17а, 19, 19а, Ново-Светлая ур., 22, Аккош күле ур., 15, 21а, 22, Светлая ур., 4, 6-11, 11а, 12, 13, 13/2, 14, 15, 15а, 16-19, 21, 22, 24, 26, 28, 30, 30/12, Серпухово ур.,1, 1а, 2, 2а, 3-5, 5а, 6-11, 11а, 12, 13, 13/2, 14-19, 20-22 адреслары буенча яшәүчеләр утсыз калачак,
Шулай ук 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча яшәүчеләрне дә утсыз калдырачаклар: Дубравная ур., 63 к. 1, к. 2, Зорге ур., 94, Мәүлетов ур., 42, Фучик ур., 14а, 14б, 22, 24, шулай ук Мирный бистәсенең 2 нче Рубежная, 3 нче Рубежная һәм Рубежная урамнары һәм Петровский бистәсенең түбәндәге адрес буенча урнашкан шәхси йорт: Совет ур., 89.
Совет районында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Зорге урамындагы 10, 12, 12а, 15, 16, 16а, 17, 18, 19, 21, 23, 25, 25а номерлы йортларда ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.