Шәһәр һәм республика көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак
30 августта Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәләре эшләмәячәк. Бу Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Бәйрәм алдыннан, 29 августта, почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак. Җомга көнне, 30 августта, хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтү 31 августта яңадан башланачак, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү уңаеннан казанлыларны кыска эш атнасы көтә. 29 августта РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча бер сәгатькә кыскартыла.