В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Протез-ортопедия эшләнмәләренең бәясе 5 млн сумнан артып китә.
Фото: ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Җитештерүдә зыян күргән ике татарстанлы 5 млн сумнан артык микропроцессор белән идарә ителә торган югары технологияле протезлар алды. Аларны Россиянең ТР буенча Социаль фонды бүлеге бирде.
Протез-ортопедик эшләнмәләр белән идарә итү датчиклар тарафыннан мускул сигналларын уку ярдәмендә башкарыла. Бу пациентларга үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәргә мөмкинлек бирә. «Бүгенге көндә реабилитация программасы буенча протезлар таләп ителгән барлык татарстанлыларга әлеге реабилитация чаралары бирелде», – дип сөйләде ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминият кысаларында эш бирүче ай саен Россия Социаль фондына хезмәткәрләр өчен иминият кертемнәрен түли. Акчаларның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминиятләштерүгә, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиегә, бер тапкыр бирелә торган һәм айлык иминият түләүләренә каралган, дип искә төшерә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте.