Татарстан башкаласында дәүләт автоинспекциясен теркәү бүлекчәләренең һәм КФҮ офисларының эш режимы вакытлыча үзгәрәчәк. Сәбәбе — шәһәрдә БРИКС саммитын уздыру.
17 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр халыкны күп функцияле үзәкнең Җиңү проспектындагы 214 нче йорт адресы буенча урнашкан офисында транспортны теркәү пунктында кабул итмәячәкләр.
1 нче бүлекчә (Оренбург тракты, 5) 21—24 октябрьдә ябылачак.
Бер көнгә – 23 октябрьгә – куркыныч йөкләр ташучы машина йөртүчене әзерләү турындагы таныклыкны бирү һәм озайту туктатылачак. Бу ТЭЦ урамындагы 5 йорт адресы буенча урнашкан 2 нче бүлекчәгә кагыла.
Машинаны штат режимында түбәндәге урыннарда теркәргә мөмкин булачак: 2 нче бүлек (ТЭЦ ур., 5); «ТТС» автосалоннары (Декабристлар ур., 81в; Җиңү пр., 194), «КАН АВТО» автосалоннары (Себер тракты, 48; Оренбург тракты, 209б).
Дәүләт автоинспекциясендә шәһәрлеләргә госуслуги.рф дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә визитны алдан планлаштырырга киңәш итәләр.
Казанның КФҮ офислары 22—24 октябрьдә ябылачак. Сораулар буенча +7(843)222-06-20 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә
узачак. Анда 33 ил вәкиле катнашырга планлаштыра: 24 дәүләт башлыгының килүе көтелә, калган илләр икенче затлардан булачак. Чараны уздыру вакытында шәһәрдә кертелә торган чикләүләр турында мәгълүматны
сылтама буенча белергә мөмкин.