Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2018, 10:41

1 номерлы «Авиатөзелеш» полиция бүлеге капиталь төзекләндерүдән соң ачылды

Тантанада ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Екатерина Виславская). Бүген капиталь төзекләндерүдән соң Челюскин ур., 56 адресы буенча урнашкан 1 номерлы “Авиатөзелеш” полиция бүлеге ачылды. Тантанада ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

1 номерлы “Авиатөзелеш” полиция бүлеге Казанның Авиатөзелеш районында, шул исәптән Борисоглебское, Кадышево, Щербаковка бистәләрендә яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Муниципаль чаралар ярдәмендә бинаның кизү часте, сорау алу бүлмәсе, полициянең участок буенча вәкаләтле хезмәткәрләрнең һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге кабинетлары төзекләндерелде. Бүлмәләр заманча техника белән җиһазландырылган. Хезмәткәрләр яңа бинада эшли башладылар.

“Соңгы елларда Казанда берничә объект ачтык. Федераль чараларга төзелгән “Сафиуллин” һәм республика зур өлеш керткән “Юдино” бүлегеннән соң, “Авиатөзелеш” бүлегенең тулысынча Казан Мэриясе чараларына төзекләндерелүе символик мәгънәгә ия, - диде Артем Хохорин. – Болар барысы да шәһәрлеләр һәм шәһәр гарнизоны өчен эшләнә. Биредә тудырылган шартлар – яхшырак эшләргә стимул. “Авиатөзелеш” полиция бүлегендә эшкә мөнәсәбәт яңа төсмерләр алыр, дип ышанам”.

Чыгышы азагында министр 1 номерлы “Авиатөзелеш” полиция бүлеге җитәкчесе Искәндәр Шихбабаевка “УАЗ-Патриот” яңа хезмәт автомобиленнән ачкычлар тапшырды. Хезмәткәрләр машинаны агымдагы эшләр барышында кулланачак.

“Без шәһәр полиция хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртуны дәвам итәбез һәм төзекләндерелгән полиция бүлеге сезгә бурычларыгызны эффектив рәвештә башкарырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз, - диде Денис Калинкин. – Һичшиксез, подрядчыларга рәхмәтемне белдерәм”.

Чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар бинаны карап чыктылар һәм полиция хезмәткәрләрен “йорт туе” белән котладылар.

Белешмә

Соңгы 3 ел эчендә Казанда ике полиция бүлеге төзелде, 4 полиция бүлеге капиталь төзекләндерелде, участокларның вәкаләтле хезмәткләрләре өчен административ-торак биналар ачылды. Хәзерге вакытта “Савиново” полиция бүлеге төзелешенең актив стадиясе тәмамланып килә. Искәртергә кирәк, гражданнарның куркынычсызлыгын һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү, җинаятьчелекнең санын киметү РФ Президенты В.Путинның стратегик инициативалары санына керә һәм милли иминлек стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фоторепортаж
Авиатөзелеш районында капиталь төзелештән соң полиция бүлеге ачылу
Видеорепортаж
24.01.2018 13:24
Капиталь төзекләндерүдән соң 1 номерлы "Авиатөзелеш" полиция бүлеге ачылды
Барлык яңалыклар