В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк суд тарафыннан эшкә яраксыз дип табылган хатын-кыз үзенең ике балигъ булмаган баласы һәм алар өстеннән опекунлык алган әнисе белән бергә яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанның Совет районы администрациясенең опека һәм тәрбиячелек бүлеге белгечләре Зиннәтовлар гаиләсеннән балигъ булмаган балаларны алу өчен нигез күрми. Бу хакта Совет районы администрациясенең опека һәм тәрбиячелек бүлеге башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә берничә массакүләм мәгълүмат чаралары элек эшкә яраксыз дип табылган, ике балигъ булмаган бала әнисе Руфина Зиннәтова гаиләсендә булган хәлгә багышланган материаллар сериясен бастырып чыгарды. 1989 елгы хатын-кыз 7 яшьлек улы Әмир, алты айлык кызы Мәликә һәм әнисе Наилә Зиннәтова белән бер фатирда яши. 2007 елда суд карары буенча Руфинаны эшкә яраксыз дип табулары сәбәпле, аның һәм аның балалары өстеннән опеканы Наиля Зиннәтовага рәсмиләштергәннәр. Әмма Руфина Зиннәтовада опека һәм тәрбиячелек бүлеге белгечләренең соңгы визитыннан соң аны балаларыннан аерырга ниятлиләр, дигән тәэсир калган. «Балаларны опека бүлеге тартып алырга җыенмый. Бездә опекунга карата дәгъвалар юк – ул тиеш булганча балаларны тәэмин итә һәм тәрбияли», - дип хәбәр итте И.Смирнова.
Совет районы администрациясенең опека һәм тәрбиячелек бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, опекадагы балаларны даими тикшерү бүлекчә вазифаларына керә. «Без балаларның нинди гаиләдә булуына, дәүләт учреждениеләрендә, интернатта яки бала йортында яшәүләренә карамастан, елга 2 тапкыр тикшерү белән чыгарга тиеш», - дип аңлатты И.Смирнова.
Бүлек белгечләренең соңгы визиты 2019 елның гыйнварында булды. Планлы тикшерүдә, гадәттәгечә, балаларның яшәү шартлары, торышы, йокы урыннары, туклану, кием-салым сыйфаты бәяләнде. И.Смирнова билгеләп үткәнчә, өлкән бала балалар бакчасына йөри, шуңа күрә опека һәм тәрбиячелек бүлеге балага характеристика сорады, тәрбиячеләрнең аның турындагы фикере, үзенең яшь үзенчәлекләренә ни дәрәҗәдә туры килүе белән кызыксынды. «Соңгы тикшерү нәтиҗәләре буенча бездә бернинди дәгъвалар да юк, без балаларны тартып алу мәсьәләсен күтәрү өчен берни дә ачыкламаган идек», - дип белдерде спикер, Руфинаны эшкә яраксыз дип тануларына сәбәпче булган авыруы аркасында ул, бәлки, опека бүлеге белгечләренең килүен дөрес бәяләмәгәндер, дип тә өстәде. Бу бары тик планлы тикшерү генә иде. Киләсе тикшерү көзгә планлаштырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кыз, эшкә яраксыз дип табылуына карамастан, эшли. Аерым алганда, 2018 елның ноябрендә, опека бүлеге белгечләренә аның әнисе хәбәр иткәнчә, Руфинә Зиннәтова листовкалар таратып акча эшләгән. Наилә Зиннәтовага, Руфинаның законлы вәкиле буларак, аның эшкә сәләтлелеген тану өчен судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә. Әмма элегрәк ул шундый таләп белән мөрәҗәгать иткән иде инде, әмма 2015 елда суд аны канәгатьләндермәде – хатын-кызны эшкә сәләтле дип танымадылар.
Бүген Руфина, Наилә, Әмир һәм Мәликә Зиннәтовлар ноябрь аенда ремонт эшләре узган өч бүлмәле фатирда яшиләр. Ул вакытта опека белгечләре эшне кыска вакыт эчендә тәмамларга тәкъдим иткән иде. «Руфина һәм балигъ булмаган балалар Наилә Зиннәтова опекасында. Без аларның берәрсе башка бинада яшәсен дигән шартлар куя алмыйбыз. Беркем дә аерым яшәү турындагы мәсьәләне күтәрми», - дип нәтиҗә ясады Совет районы администрациясенең опека һәм тәрбиячелек бүлеге позициясен аңлатып, И.Смирнова.