В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда шәһәрнең 600 кешесе катнашкан
Казан шәһәре KZN.RU порталы
Олылар аудиториясе өчен экскурсияләр каты көнкүреш калдыкларын җыя торган яңа «Восточный» полигонында уздырылган. Очрашуда катнашучыларга калдыклар белән эш итүнең заманча технологияләре турында җентекләп сөйләгәннәр. Шәһәр халкы шулай ук «Нәфис» предприятиесендә булган, анда белгечләр халык арасында киң таралган җитештерүдәге исләр белән бәйле мифларның чынбарлыкка туры килмәве турында да сөйләгән.
Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан, 30 августта, шәһәр халкын Казан Ратушасына чакырганнар – катнашучылар биредәге заллар белән танышкан һәм соңгы 20 елда әлеге киңлектә узган төп вакыйгалар турында белгән. Яз көне, шәһәрдә язгы өмәләр вакытында, экскурсиядә катнашучылар «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе базасында булган, анда аларга кыштан соң шәһәрнең ничек үзгәрүен күрсәткәннәр.
Моннан тыш, халык Яңа Порт урамында булган – экскурсияне шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина үткәргән, ул территорияне үстерү концепциясен тәкъдим иткән. Проект кысаларында төп маршрут исемлегенә шулай ук Мәскәү базары да кертелгән.
Балалар өчен уздырыла торган һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре аерым әһәмияткә ия. Укучылар Республика клиник хастаханәсендә, Казан циркында, Һади Такташ урамында урнашкан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы базасында, Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында, Юдинодагы балалар тимер юлында, «Казан-Пассажир» тимер юл станциясендә, шулай ук Казан танк училищесында булганнар. Киләсе елның гыйнварында проект «Әйдә, безнең белән, балалар» дип аталган һөнәри юнәлеш бирү чаралары форматында дәвам итәчәк. Аның кысаларында «Әкият» курчак театрына экскурсия планга кертелгән.
Киләсе елда «Әйдә, безнең белән» проектын үстерәчәкләр: программага квест маршрутлары өстәләчәк, беренче иммерсив экскурсия үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш, шәһәр халкына «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенең яңартылган һәм «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең яңа чәчәк базаларын күрсәтү планлаштырыла. Шәһәр халкы тарафыннан яратып кабул ителә торган, кар җыю, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлегенә багышланган экскурсияләр дәвам итәчәк.
Күп кенә маршрутлар шәһәр халкының тәкъдимнәре буенча төзелә. Халык тарафыннан ихтыяҗ зур булган юнәлешләр арасында – «Казан» халыкара аэропортына экскурсия.
Киләсе елдан проект чараларына бары тик «Минем Казаным» порталы аша гына теркәлеп булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Әйдә, безнең белән» проекты Казанда 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Экскурсияләрдә катнашучыларны шәһәрнең эчке төзелеше белән таныштыралар.